"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален тапшыру кагыйдәләрен һәм тәртибен раслау турында

Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30 июнендәге "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале турында"гы 762 нче Указы нигезендә:

1. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален тапшыру кагыйдәләрен һәм тәртибен расларга (1 нче кушымта).

2. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален тапшыруны оештыру буенча Республика комиссиясен төзергә (2 нче кушымта).

3. Казан шәһәр хакимияте башлыгына "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медален тапшыру өчен гражданнар исемлеген төзү буенча шәһәр оештыру комиссиясен булдырырырга.

4. Әлеге Боерыкның үтәлүен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына йөкләргә.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования