ТР Президенты Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм ТР Президенты ярдәмчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү

2014 елның 1 апреленнән һәр атнаның сишәмбе көнендә 14 сәгатьтән алып 16 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров тарафыннан расланган график нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре гражданнарны кабул итә.

Кабул итүгә, Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә (843) 567-88-57 телефонына шалтыратып, алдан язылырга кирәк.