Нуретдинов Айрат Рәфкать
улы
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Туган көне:
11 ноябрь 1971 ел.
БИОГРАФИЯ
Нуретдинов Айрат Рәфкать улы ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә 1971 елның 11 ноябрендә туган.

1994 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын "радиофизика һәм электроника" белгечлеге буенча тәмамлый.

1995 елда «Алида-Про» фирмасының (Казан шәһәре) ТОО фонд кибете идарәчесе булып эшли башлый.

Аннан соң 1996 – 2006 елларда Казан шәһәре администрациясенең Коммуналь милек белән идарә итү комитетында 1 категорияле белгеч, әйдәүче белгеч, бүлек башлыгы, Комитет рәисе урынбасары, Комитет рәисе вазыйфаларында хезмәт куя.

2006 елда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләп куела.

2007 – 2009 елларда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Киров районы администрациясе башлыгы вазыйфасын били.

2009 – 2012 елларда – Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.

2012 елның июленнән – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

2012 елның октябрь аеннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт җир резервлары фондының Попечительлек советы рәисе

“Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелгән, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.

Өйләнгән, ике кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования