Сәфәров Әсгать Әхмәт
улы
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе
Туган көне:
20 октябрь 1961 ел.
БИОГРАФИЯ
Сәфәров Әсгать Әхмәт улы 1961 елның 20 октябрендә ТАССРның Әтнә районы Яңа Шимбәр авылында туа.
Белеме:
Казан дәүләт университетын (1984 ел), Россия Федерациясенең ФСБ Академиясен (1999 ел) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1984-1987 елларда – Казан шәһәре Совет районы башкарма комитетының эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, өлкән тикшерүчесе.
1987-1991 елларда ТАССР Министрлар Советының башкарма органнары эше бүлеге өлкән референты, инструкторы.
1991-1992 елларда – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
1992-1995 елларда – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршындагы милиция махсус хезмәте идарәсе башлыгы.
1995-1998 елларда – Җитәкче вазифаларда Россия Федерациясе Федераль саклау хезмәтендә гамәлдәге хәрби хезмәттә була.
1998 - 2012 елларда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры.
2012 ел. май аеннан башлап Премьер-министр урынбасары.
2013 елның 23 августында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде


Бүләкләре:

Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре:
Почет ордены (2003)
Батырлык ордены (2006)
IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” ордены (2009)
Батырлык ордены (2012)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2006)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2010)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2017)

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре:
"Татарстан Республикасы Атказанган эчке эшләр органы хезмәткәре" (2001)
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006)
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2007)
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән алтын сәгать (2007)
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2011)
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013)
"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале (2016 ел)

Башка бүләкләр:
II дәрәҗә Мәскәү кенәзе Изге һәм Тәкъва Даниил ордены (2002)
II дәрәҗә Әл-Фәхр Мактау ордены (2007)
шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының 20 дән артык ведомство бүләкләре.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования