Гарипов Илнур Мәхмүт
улы
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы
Туган көне:
26 февраль 1971 ел.
БИОГРАФИЯ
1971 елның 26 февралендә ТАССРның Саба районы Иске Җөри авылында туган.

1993 елда Казан дәүләт университетын хокук белеме белгечлеге буенча тәмамлый.

1992 елдан 1997 елга кадәр Татарстан Республикасы Теләче район прокуратурасы тикшерүчесе, Теләче район прокуроры ярдәмчесе булып эшли.

1997 – 1999 елларда – Татарстан Республикасы Теләче район дәүләт салым инспекциясе башлыгы, җитәкчесе.

1999-2003 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районы администрациясе аппараты җитәкчесе.

2003-2010 елларда – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе.

2010 елның августыннан - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары.

2010 елның ноябреннән - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы.

«Бөтенроссия халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре өчен» (2003), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005), «Фидакарь хезмәте өчен» (2013) медальләре белән бүләкләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования