Сабиров
Ринат Касыйм улы
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Туган көне:
26 июль 1967 ел.
БИОГРАФИЯ
1967 елның 26 июлендә Казанда туган.

Югары белемле. 1991 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, 1994 елда Казан дәүләт технология университеты аспирантурасын тәмамлый.
Колорадо штаты (АКШ) дәүләт университетының «Административ эш остасы» (МВА) уку программасын тәмамлый. Инглиз телен белә.

Химия фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы:
1986 - 1988 РСФСР Кораллы көчләрендә хезмәт итә
1991 - 1996 Казан дәүләт технология университеты аспиранты, кече фәнни хезмәткәре
1996 - 2003 "Татнефтехиминвест-холдинг"ачык акционер җәмгыятенең коммерция бүлеге баш белгече, маркетинг бүлеге башлыгы, Казан
2003 - 2003 Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты
2003 - 2006 Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе
2006 - 2008 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре бүлеге башлыгы
2008 - 2010 Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
2010 – х.в.к. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе


Дәүләт бүләкләре: «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе, «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» дигән мактаулы исем, «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Өйләнгән. Хатыны – КДМУ доценты. Кызы һәм улы бар.
Музыка, бакчачылык белән мавыга.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования