Савельев Игорь
Леонидович
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе
Туган көне:
22 февраль 1968 ел.
БИОГРАФИЯ
1968 елның 22 февралендә Татарстан АССР Зәй шәһәрендә туа.

Казан химия- технология институтын тәмамлый. Белгечлеге буенча инженер-механик.

Хезмәт эшчәнлеген институтны тәмамлагач 1993 елда химия- технология интитуты профкомы рәисе урынбасары итеп башлый.

1997 елдан аспирантураның көндезге бүлеген тәмамлагач Казан дәүләт химия- технология университеты уку-тәрбия идарәсе җитәкчесе.

1998 елда Казан шәһәре администрациясе балалар һәм яшьләр эшләре комитеты урынбасары, соңыннан рәисе итеп билгеләнә.

2001 елдан Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары.

2002 елдан Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары- Татарстан Респуликасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты каршындагы дәүләт протоколы идарәсе башлыгы.

2006 елдан Татарстан Республикасы Президенты дәүләт протоколы идарәсе башлыгы.

2006 елның октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе

Социаль фәннәр кандидаты.

Өйләнгән, кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования