Бәдретдинов Марс Сарыйм
улы
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе
Туган көне:
4 октябрь 1961 ел.
БИОГРАФИЯ
1961 елның 4 октябрендә ТАССРның Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туган.

С.М. Киров исемендәге Казан дәүләт химия-технология институтын - “инженер”, Россия Эчке эшләр министрлыгы юридик институтын “хокук белеме” белгечлеге буенча тәмамлый.

Пермь шәһәрендә СССР Эчке эшләр министрлыгының югары курсларын тәмамлаганнан соң 1989 елда Казан шәһәре Вахитов районы эчке эшләр бүлегенең БХСС оперуполномоченные булып эшли.

М.С. Бәдретдиновның шуннан соңгы хезмәт юлы Татарстан эчке эшләр органнары белән бәйле. Ул урта һәм өлкән җитәкчелек составының төрле вазыйфаларында эшли.2005 – 2011 елларда – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәшү идарәсе башлыгы.

2011 елның гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования