Тимергалиева Илсөя Нәбиулла
кызы
Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире
Туган көне:
7 февраль 1967 ел.
БИОГРАФИЯ
1967 елның 7 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан авиация институтын гамәли математика белгечлеге (1990 ел) һәм Казан финанс-икътисад институтын оешма менеджменты белгечлеге (2004 ел) буенча тәмамлаган.

1990-1994 елларда – СССР Дәүләт статистика комитеты ВНИПИстатинформ Идел-Нократ филиалының Россия бүлекчәсе инженер-программисты, 2 номерлы территориаль статистика автоматлаштырылган системаларын комплекслы проектлау һәм гамәлгә кертү бүлекчәсе.

1996-1997 елларда – “Казан инвестиция-фонд биржасы” акционер җәмгыяте программисты.

1997-1998 елларда – Татарстан Республикасы финанс министрының кабул итү бүлмәсе секретаре, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы гомуми бүлегенең 1 категорияле белгече.

1998-2001 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Эш башкару идарәсе әйдәүче референты.

2001-2002 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатының әйдәүче референты.

2002-2010 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры баш референты.

2010 елдан – Татарстан Республикасы Президенты референты.

2011 елның гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире.

"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнә (2005), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтенә лаек була (2012).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования