Рощина Янина
Вадимовна
Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус документаль элемтәләр бүлеге мөдире
Туган көне:
31 октябрь 1974 ел.
БИОГРАФИЯ
1974 елның 31 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан дәүләт педагогика университетын инглиз һәм төрек телләре белгечлеге буенча (1996 ел) һәм Казан дәүләт университетын психология белгечлеге буенча (2000 ел) тәмамлаган.

1994-1997 елларда – “Купер-Сервис” ТОО уртак предприятиесендә тәрҗемәче, директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, Казан шәһәре.

1997-1998 елларда – “Нира-Экспорт” ААҖ секретарь-референты, Казан шәһәре.1998-1999 елларда – “Адонис” ҖЧҖ менеджеры, Казан шәһәре.

1999-2000 елларда – “Әфганстан инвалидларына ярдәм” ҖЧҖ менеджеры.

2000-2001 елларда – “Ышаныч” КЦСО гаилә консультациясе хезмәте психологы.

2001 ел – “Регина-ТС” СПК ҖЧҖ аппараты җитәкчесе.

2001-2003 елларда - Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегенең 1 категорияле белгече.

2003-2006 елларда - Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус документаль элемтә бүлеге әйдәүче референты.

2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус документаль элемтә бүлеге әйдәүче белгече.

2010 ел - Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус документаль элемтә бүлеге баш белгече, соңрак баш киңәшчесе.

2011 елның гыйнварыннан - Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус документаль элемтә бүлеге мөдире.

Инглиз һәм төрек телләрендә иркен сөйләшә.

“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән (2005 ел).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования