Гәрәева
Алинә Рифат кызы
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе секретариаты җитәкчесе
Туган көне:
9 май 1982 ел.
БИОГРАФИЯ
1982 елның 9 маенда Мәскәү шәһәрендә туа.

2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый (рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы).

Хезмәт юлын 2002 елда Татарстан Республикасының Зеленодольск районындагы «Сосновый бор» ДСК» ачык акционер җәмгыятендә тәрбияче буларак башлый.

Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаганнан соң, 2004 елдан 2011 елга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының дәүләт заказын җайга салу, күчемле мәдәни һәм тарихи хәзинәләр бүлегендә, музей программалары, ТР Музей фондын мониторинглау һәм мәдәни туризм бүлегендә эшли.

2011 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, ТР Музей фондын мониторинглау һәм мәдәни туризм бүлеге башлыгы була.

2011 елдан 2013 елга кадәр – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе.

2013 елның ноябреннән – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе секретариаты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования