Балтусова
Олеся Александровна
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Туган көне:
7 февраль 1982 ел.
БИОГРАФИЯ
1982 елның 7 февралендә Казан шәһәрендә туган.

2004 елда Санкт-Петербург дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлый.

Россия һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында төрле вазыйфаларда: «Женщина» газетасында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, «Казан» журналында, «Большой город» журналында (Мәскәү) менеджер, корреспондент, редактор, копирайтер булып эшли. Казанда «Квадратное колесо» нәфис-публицистик журнал чыгара (Бәллүр каләм 2004). Казан университетының тарих факультетында курслар тәмамлаганнан соң, 2008 елдан Казан туристлык фирмаларында экскурсовод булып эшли.

2011 елның октябреннән – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе. Татарстан тарихи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләрен җитәкли.

Бөтенроссия тарих һәм мәдәният ядкәрләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлекчәсе (ТРОВООПИиК) советы әгъзасы. Казан экскурсоводлар Гильдиясе әгъзасы.

«Казан» журналы редакциясе советы әгъзасы.

Кияүдә, улы һәм кызы бар

Француз телен (сөйләм) белә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования