Ситдыйков Мөслих Мансур
улы
Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәчесе
Туган көне:
12 апрель 1968 ел.
БИОГРАФИЯ
1968 елның 12 апрелендә Апас районы Иске Юмралы авылында туган.

1993 елда Казан дәүләт педагогика институтын, 2001 елда – икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча А.Н.Туполев ис. Казан дәүләт техника университетын тәмамлаган.
1994 елдан 1997 елга кадәр – ТР ЭЭМ каршындагы махсус милиция хезмәте идарәсенең өлкән оперуполномоченные. 1997 елда ТР ЭЭМ каршындагы Татарстан Республикасы хакимият органнарын саклау буенча идарәнең өлкән инспекторы була.
1997 елдан 1998 елга кадәр – РФ Федераль сак хезмәте офицеры.
1998 елдан 2011 елга кадәр – ТР буенча ЭЭМ каршындагы Татарстан Республикасы хакимият органнарын саклау буенча идарәнең 1 бүлек өлкән инспекторы, 7 бүлек башлыгы урынбасары, башлыгы.
2010 елдан 2011 елга кадәр – ТР Президенты Куркынычсызлык хезмәте башлыгы – ТР Президенты ярдәмчесе. 2011 елда ТР буенча ЭЭМ Универсиада-2013 үткәрүдә көчләрне һәм чараларны координацияләү буенча идарә башлыгы булып билгеләнде.
2011 елның декабреннән – Татарстан Республикасы Президенты эшләре белән идарә итүче.

“Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән (2005 ел), “Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре” исеме бар (2011 ел).

Өйләнгән, ике кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования