Хәбибуллин Эдуард Илтөзәр
улы
Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры
Туган көне:
10 гыйнвар 1963 ел.
БИОГРАФИЯ
Хәбибуллин Эдуард Илтөзәр улы 1963 елның 10 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

1986 елда Казан авиация институтын «радиоэлектрон җиһазлар» белгечлеге буенча, 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча тәмамлый. Инглиз телен яхшы белә.

1986-1988 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Аннан соң 1988 елдан алып 1990 елга кадәр ике ел дәвамында Казан электротехника заводының радиотехника бүлегендә инженер-конструктор булып эшли. Аннан соңгы алты ел дәвамында коммерция структураларында инженер-конструктор вазыйфаларын башкара.

1996 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына дәүләт хезмәтенә алына.

2011 елның октябреннән 2012 елның июленә кадәр Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары - Департаментның Америка, Европа һәм БДБ илләре бүлеге мөдире вазыйфаларын били.

2012 елның июленнән Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры.

“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” һәм “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бүләкләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования