Глухова Лариса
Юрьевна
Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы
Туган көне:
30 август 1976 ел.
БИОГРАФИЯ
1976 елның 30 августында ТАССРның Кукмара районы Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә туган.

1993-1998 еллар – Казан дәүләт университеты студенткасы.
1996-2001 еллар- Казан шәһәре администрациясенең кулланучыларның хокукларын яклау буенча Казан шәһәр комитетының әйдәп баручы белгеч-юристы, баш белгеч – юристы.
2001-2005 еллар – Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече, бүлек башлыгы урынбасары.
2005-2010 еллар - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәсенең дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив көйләү секторы мөдире.
2010-2012 еллар - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәсе башлыгы урынбасары.
2012 елдан 2013 елның ноябренә кадәр – “Татавтодор” ААҖ юридик бүлеге башлыгы.

2013 елның ноябреннән 2017 елның июненә кадәр – Татарстан Республикасы юстиция министры.

Дәүләт бүләкләре:
“Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы исеме (2008 ел);
Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2016).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования