Ефимов Евгений
Николаевич
Бүлек мөдире
Туган көне:
3 июль 1983 ел.
БИОГРАФИЯ
1983 елның 3 июлендә Яшел Үзән шәһәрендә туган.

2004 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 2006 елда “Телекоммуникацияләр” юнәлеше буенча техника һәм технология магистры дәрәҗәсе бирелә. “Югары мәктәп укытучысы” белгечлегенә өстәмә белем ала.

Хезмәт эшчәнлеген 2005 елда Казан исәпләү техникасы һәм информатика фәнни-җитештерү берләшмәсендә инженер-программист булып башлый.

2006 елда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы белгеч вазыйфасына эшкә алына.

2008 елның июлендә шул бүлектә баш белгеч вазыйфасына күчерелә.

2014 елның июненнән – Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге мөдире.

Өйләнгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования