Глебов Олег
Витальевич
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе
Туган көне:
6 март 1963 ел.
БИОГРАФИЯ
Казанда туган

1993 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын хокук белгечлеге буенча тәмамлый

1981 елда - Компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросының 36нчы исәпләү техникасы лабораториясендә техник

1981 -1983 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә

1984 -1985елларда –
Компрессорлар төзү буенча махсус конструкторлык бюросының 36нчы исәпләү техникасы лабораториясендә 4 разрядлы слесарь электомонтажчы
1985-2014 елларда – Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарында хезмәт итә
2014 елның 1 октябреннән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе

Бүләкләре: “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале (2005), Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2008), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2009), Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2011).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования