1972 елның 26 августында Казан шәһәрендә туа. 1991 елда Казан авиация техникумын, 2003 елда Хәзерге заман гуманитар академиясен (Мәскәү шәһәре) тәмамлый.
1992 - 1996 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Секретариаты каршындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесе хезмәткәре;
1996 - 1998 елларда - Казан шәһәренең «Болгар» сәүдә йорты хезмәткәре;
1998 - 1999 елларда – Казан шәһәренең "Витас" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорының коммерция буенча урынбасары;
1999 - 2005 елларда - «Казан Кремле» музей-тыюлыгында инженер, биналарны файдалану буенча әйдәүче белгеч;
2005 - 2015 елларда - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең чараларга хезмәт күрсәтү һәм биналарны карап тоту бүлеге әйдәүче референты, әйдәүче белгече, баш белгече;
2015 елдан - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең чараларга хезмәт күрсәтү һәм биналарны карап тоту бүлеге мөдире.
Бүләкләре: Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2013 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.
Өйләнгән, ике кызы бар.