Сабирова Резедә Надил
кызы
Бүлек мөдире
Туган көне:
3 апрель 1969 ел.
БИОГРАФИЯ
1969 елның 3 апрелендә Казан шәһәрендә туган.
Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, «бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит, икътисадчы» белгечлеге ала.

Хезмәт юлын 1988 елда «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең 241 нче балалар бакчасында тәрбияче булып башлый.
1999 елдан 2002 елга кадәр «Апекс» ЯАҖ, «Стройсервисторг» ҖЧҖ, «Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы» ХК ААҖ кебек оешмаларда секретарь-референт булып эшли.
2002 елдан 2005 елга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте бүлегендә әйдәүче белгеч вазыйфасын били.
2005 елда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының җәмәгать оешмалары һәм ММЧ белән эшләү бүлеге баш референты.
2005 - 2010 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры баш референты.
2010 - 2015 елларда – Татарстан Республикасы Президенты референты.
2015 елның гыйнварыннан – Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.

Бүләкләре:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2009)
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте (2013)
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)
«Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары» истәлек медале (2014)
«Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медале (2014)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования