Галиев
Илдар Шамил улы
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире
Туган көне:
4 октябрь 1978 ел.
БИОГРАФИЯ
1978 елның 4 октябрендә Казанда туа.

2001 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлый (биотехника һәм медицина аппаратлары һәм системалары, инженер).

2001-2012 елларда РФ хокук саклау органнарында хезмәт итә.

2012-2013 елларда – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментында баш киңәшче.

2013-2015 елларда – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире.

2016 елдан – Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире.

Бүләкләре: 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования