Моратов Марат Яшәр
улы
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесенең беренче урынбасары
Туган көне:
6 июль 1965 ел.
БИОГРАФИЯ
Моратов Марат Яшәр улы 1965 елның 6 июлендә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә туган.

1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

1983-1985 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1986 елда "Союзнефтепромхим" фәнни-җитештерү берләшмәсендә оператор буларак эшли башлаган. 1991-1998 елларда "Казанский телеграф" газетасында коммерция мәсьәләләре буенча директор, "Фатум" ТОО директоры, "Интерпромхим" фәнни-производство фирмасы директоры вазыйфаларын биләгән.

1998 елдан 2003 елга кадәр – Татарстан Республикасының Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.

2003 елдан – Татарстан Республикасының "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры, 2009 елдан – Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2012-2013 елларда
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары

2013 елда “Вамин Татарстан” ААҖнең башкарма директоры вазифаларын башкара

2013-2017 еллларда “Просто молоко” ҖЧҖ генераль директоры

2017 елдан – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең бернче урынбасары

Юридик фәннәр кандидаты.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәпкә алуны уздырудагы казанышлары өчен» медальләре, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булган.

Өйләнгән, ике кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования