Габдерәшитов Булат Рәшит
улы
Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт протоколы идарәсе башлыгы
Туган көне:
13 июль 1982 ел.
БИОГРАФИЯ
1982 елның 13 июлендә Башкортостан Республикасының Балтач районы Көнтүгеш авылында туа.

2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын «Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме» (лингвист-инглиз һәм немец телләреннән тәрҗемә) белгечлеге буенча тәмамлый.

2007 елдан 2015 елга кадәр – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт протоколы идарәсенең оештыру-беркетмә бүлеге әйдәүче белгече, баш киңәшчесе.
2015 елның октябреннән - Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт протоколы идарәсе башлыгы.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте (2013), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе (2013) белән бүләкләнде.

Өйләнгән, кызы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования