Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй
улы
Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы
Туган көне:
3 август 1971 ел.
БИОГРАФИЯ
1971 елның 3 августында Татарстан АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган.
Белеме – югары: 1994 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (белгечлеге – журналист).

Хезмәт юлын 1988 елда «Мөслимагропромэнерго» да эшче булып башлый.
1994 - 1997 - «Татарстан» республика мәгълүмат баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.
1997 - 1998 - «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте өлкән мөхәррире.
1998 - 2000 – Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән советы аппараты белгече.
2000 - 2003 – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе каршындагы «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры.
2003 - 2006 – Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учреждениесе директоры.
2006 - 2008 – Татарстан Республикасы «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры урынбасары.
2008 - 2009 - «Татмедиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары.
2009 - 2012 - «Татмедиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.
2012 - 2014 - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы аппараты җитәкчесе.
2014 - 2015 - «ПРОСТО МОЛОКО» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры урынбасары.
2015 - 2018 - Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары – Департаментның иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.
2018 елның февраленнән - Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.
Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования