Гыйматдинов Радик Рөстәм
улы
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Туган көне:
29 сентябрь 1971 ел.
БИОГРАФИЯ
1971 елның 29 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «социология» белгечлеге һәм 1998 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Университетны тәмамлаганнан соң, 1993 елдан алып 1995 елга кадәр Республика фәнни-методик үзәгендә (Казан шәһәре) социолог булып эшли.
1995 елдан 1999 елгача Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы экспорт-импорт бүлеге башлыгы вазыйфасын били.
1999-2004 елларда биш ел дәвамында Татарстан Республикасы сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының ярдәмчесе булып эшли.
Аннан соң хезмәт эшчәнлеген Төркия Республикасында Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиллегендә дәвам итә.
2005 елның декабреннән Төркия Республикасында Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасын били.

2012 елның июленнән - Татарстан Республикасы Президентының тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе.

2017 елда “Эшлекле администрацияләү остасы” программасы буенча “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбен тәмамлый (Executive MBA).

Сәясәт фәннәре кандидаты.

Татарстан Республикасының атказанган юристы.

Төрек, инглиз, француз телләрен белә.

Сәясәт фәннәре кандидаты.

Өйләнгән, кызы бар.

Бүләкләре: “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” медале, “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы” истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования