Габделганиев
Фәрит Солтан улы
Туган көне:
13 март 1976 ел.
БИОГРАФИЯ
1976 елның 13 мартында туган.
Югары белемле.
1998 елда «икътисад» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын;
2015 елда «эшлекле идарә остасы» белгечлеге буенча Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбен тәмамлый.

Икътисад фәннәре докторы, доцент.

Хезмәт юлы:

2001 елның июленнән 2005 елның декабренә кадәр – Казан шәһәре Администрациясенең «Хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры.

2006 елның гыйнварыннан декабренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитеты Икътисадый үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территорияләр үсеше бүлеге башлыгы.

2006 елның декабреннән 2009 елның декабренә кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты директоры урынбасары.

2009 елның декабреннән 2005 елның сентябренә кадәр – Универсиада Авылы мэры, «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры урынбасары

2015 елның сентябреннән 2018 елның февраленә кадәр – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры.
2018 елның февраленнән 2020 елның февраленә кадәр – Татарстан Республикасы икътисад министры.

2020 елның февралендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куелды.

2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләп куелды.

Бүләкләре: Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005), Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014), Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Рәхмәте (2019), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2011), Казан шәһәре мэрының Рәхмәте (2002).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования