Белов Александр
Николаевич
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе
Туган көне:
5 июль 1976 ел.
БИОГРАФИЯ
1976 елның 5 нче июлендә туа.

Белеме:
1998 елда Казан дәүләт университетын хокук белгечлеге, ә 2007 елда – Казан дәүләт финанс-икътисад институын менеджмент белгечлеге буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
07.1998-07.2001 - Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының дәүләт милке белән идарә итү буенча Хокук идарәсе әйдәп баручы белгече, бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы, бүлек мөдире, башлык урынбасары.
07.2001-09.2006 - Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хокук бүлеге башлыгы.
2006 елдан 2007 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсендә граждан хокуклары һәм хуҗалык хокук мөнәсәбәтләре секторы мөдире вазифасында. 2007 елдан – 2011 елга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә башкарма органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру бүлеге башлыгы.
2012 елдан - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты җитәкчесе.
2013 елның 30 нчы октябреннән - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе

Бүләкләре:
1. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале.
2. Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования