Русский

Татарча

English

Биография

Миңнеханов Рөстәм Нургали улы

1957 елның 1 мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган.

Белеме:
1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын Һәм Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтын тамамлый, инженер-механик квалификациясе ала.
1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.

Хезмәт эшчәнлеге:
1978 елдан 1980 елга кадәр- Саба районы "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-диагностик булып эшли.
1980 елдан 1990 елга кадәр - Саба урман хуҗалыгында өлкән инженер-энергетик, баш энергетик, Саба район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе булып эшли.
1990 елда халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.
1992 елдан 1993 елга кадәр Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.
1993-1996 елларда Биектау районы хакимияте башлыгы, халык депутатларының Биектау район Советы рәисе.
1996-1998 елларда - Татарстан Республикасы финанс министры.
1998 елдан - Татарстан Республикасы Премьер-министры.
2010 елның 25 мартта Рөстәм Миңниханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште.
2010 елның 16 июньннән - 20 декабрьгә кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.

Фәнни дәрәҗәсе, исеме:
Икътисад фәннәре докторы (2003 ел).

Дәүләт бүләкләре:
Дуслык ордены (РФ Президентының 2002 елның 22 июлендәге 756 номерлы Указы);
IV дәрәҗә «Ватан каршындагы казанышлары өчен» ордены (2007 ел);
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 1 мартындагы ПУ-120 номерлы Указы);
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел);
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);

«3 миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2007 ел);

Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2008 ел);

Россия Федерациясе Хокүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2009 ел).

Өйләнгән. Ике улы бар.

Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.