ЯҢАЛЫКЛАР


21
август 2018 ел.
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казанның Галиев мәчетендә Корбан бәйрәме намазында ктанашты. Намазны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырды.  

Бәйрәм хөтбәсендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан бәйрәме тарихы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 


18
август 2018 ел.
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнашты.    

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнашты. 

Төп тантаналар хәрби училищеның плацында оештырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1973 елда Казан Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашу тантанасында катнаша. 

Чыгарылышның 45 еллыгында РФ Кораллы көчләре Генераль штабы - РФ Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов та катнаша. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләде.  

Республикда язгы бөртекле культураларны җыю дәвам итә. Бүгенгә якынча 800 мең га мәйданнар суктырылган, ягъни 56% (кукуруздан башка) 2,15 млн. тонна иген суктырып алынган.

Татарстанда 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәтне саклау өлкәсендә 836 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 135 мең сумга 269 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   


17
август 2018 ел.
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. 

Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә катнашу. 

Искәртәбез, Россия башкаласында гадәткә әверелгән һәм 2018 елның 15 августыннан 17 августына кадәр узучы Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре программасы бай.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI илкүләм чемпионаты - 2018 финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы командасы гомуми медаль зачётында  икенче урынга чыкты. 


16
август 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кылды, анда ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.  

Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды, район  хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче мунициципаль районына эш сәфәре кыла. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования