Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды

4 апрель 2018 ел., чәршәмбе

Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия әгъзалары Казанның тарихи өлешендә егермеләп проект турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Проектларны Казанның баш  архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итеп барды.

Беренче инвестицион проект Гладилов урамында (Казанның Киров районы) «Ширван» милли ашлар рестораны төзү булды. Проект модерн шәкелен күз алдында тота, гамәлдәге корылмаларның катлар санын бозмау ягында. Объект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Икенче объект – Япеев урамы районында торак биналар комплексын төзү – проектның масштаблы хәл ителүе нәтиҗәсендә тәнкыйтькә тап булды. Комиссия әгъзалары фикеренчә, шәһәрнең тарихи өлешндәге төзелеш гамәлдәге архитектура йөзен исәпкә алып башкарылырга тиеш. 

Аннан соңгы проект – Петров паркы районында 1 май - Деловая – Октябрьнең 25 еллыгы урамнары буйлап биналар комплексы (торак һәм офис объектлары) төзелеше. Проект хупланды.

Шуннан соң Энгельс урамында (Казанның Киров районы) көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасын кору проекты да хупланды.

К.Цеткин урамында ике катлы бина проекты да хупланды, анда сәүдә объекты урнашачак. 

Индивидуаль торак төзелеше буенча ике проект та хупланды. Бу – Шәриф Камал урамы, 7дә бер катлы индивидуаль йорт һәм Щепкин урамында өч катлы торак йорт.  

Тагын бер проект – Калинин урамында биш катлы торак комплексы хупланмады. Проект катлары күп булганга күрә тәнкыйтькә очрады. 

Гладилов урамында (Киров районы) җир асты парковкасы булган торак комплексы төзелеше проекты хупланды. 

Шулай ук Айвазовский – Овражная урамнары чатындагы торак комплексы төзелеше проекты да комиссия әгъзаларын канәгатьләндерде (93 фатирлы дүрт катлы бина).

Николай Ершов, 29дагы төзелеп бетмәгән объектны (6 катлы административ объектны реконструкцияләү) төзеп бетерү, шулай ук К. Маркс, 42дәге булган объектны (кунакханә) реконструкцияләү дә хупланды.

Бүген тагын Большая Красная урамындагы кунакханә комплексы проекты да  хупланды.

Энгельс урамындагы 18 катлы торак комплексы комиссия әгъзаларының ризасызлыгын тудырды. Бу объект буенча карар чыгарылмады.   

Архитектор Олег Маклаков «Кабан күленең яр буйлары» концепциясен тәкъдим итте.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу очракта Кабан күленең Казанда кешеләрне җәлеп итә торган урын булуыннан чыгып эш итәргә кирәк. «Безгә башкалабызның тарихи йөзен саклап калырлык концепция кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мәсьәләне җентекләп эшләргә кирәк. 15-20 елдан соң без нәрсә күрергә телибез, шуны исәпкә алырга кирәк». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан да, мөгаен, Мәскәү шикелле үк, иске «хрущевкалар»ны сүтү турында уйлый башларга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, барлык инвесторлар – Кабан күле буенда җир кишәрлекләре хуҗалары бу территориянең махсус төзелеш зонасы булуы турында кисәтелергә тиеш.  

«Кабан күленең яр буйлары» концепциясен, аерым таләпләрне исәпкә алып,  эшләп бетерелергә тиеш дигән карар чыгарылды. 

Моннан тыш, комиссия әгъзалары Ягодный бистәсен үстерү концепциясен дә эшләп бетерергә кирәк дигән карарга килделәр.   

Соңгы проект Чистай шәһәренең тарихи зонасында – Лев Толстой урамында сәүдә павильонына (кибеткә) янкорма төзү турында булды. Милекчесе сәүдә мәйданнарын арттырасы килә икән. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән килештерелгән. Комиссия әгъзалары проектны хупладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования