Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби Әмирлегенең Икътисадый үсеш советы вәкилләре белән очрашты

10 апрель 2018 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби Әмирлегенең Икътисадый үсеш департаменты җитәкчесе Сәйф Мөхәммәд Әл Хаҗәри, «Тавазун» компаниясе рәисе Тарәк Әл Хөсәни һәм «Мубадала» компаниясе вице-президенты Хумәйд Әл Шимәри белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының БГӘгә эш сәфәре  кысаларында узды.  

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырылучы масштаблы инфраструктур проектлар, республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. БГӘ вәкилләренә Татарстанның сәнәгате үсеше, аерым алганда, Татарстан Республикасының эре машина төзелеше предприятеләре: КАМАЗ, А.М. Горький ис. Зеленодольск суднолар төзү заводы һәм башкалар эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. 

Яклар үзара хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар, шул исәптән инвестицион хезмәттәшлек перспективалары һәм агросәнәгать секторындагы багланышлар турында да. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны төп темасы хәләл яшәү рәвеше булачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммитына чакырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования