Татарстан Премьер-министры Алекей Песошин: Сабан туе – татар халкын берләштерү символы

23 июнь 2018 ел., шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туенда катнашты.

Бәйрәмдә Алексей Песошинны Чаллы мэры Наил Маһдиев озата йөрде.

Кунаклар “Әкият” һәм “Кечкенә авыл” бәйрәм мәйданчыкларында булдылар. Монда төрле күңел ачу программалары һәм интерактив зоналар тәкъдим  ителде.

“Кечкенә авыл”да Алексей Песошин белән Наил Мәһдиевне агач бүрәнә кисү осталыкларын күрсәтүләрен сорадылар. Түрәләр биремне бик тиз үтәделәр.

Сабан туе зур мәйданда  “Туган як бизәкләре” дип аталган театрлаштырылган тамаша белән дәвам итте.

Наил Мәһдиев халыкны бәйрәм белән котлады. “Сабан туе безнең республикада иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Шушы  бәйрәм көнендә  сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек,  бәхет һәм муллык телим!”, - диде ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Сабан туе – татар халкын берләштерү символы. “Ел саен аны үткәрү географиясе киңәя. Елдан-ел татарлар бәйрәмгә күбрәк тартыла. Быел дөньяда 355 Сабан туе үткәреләчәк. Һичшиксез, аларның берсе эшлекле һәм хезмәт сөючән кешеләр  шәһәре - Чаллыда уза”,- диде ул.

Аннары Наил Мәһдиев һәм Алексей Песошин Чаллы шәһәренең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования