ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: 20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

26 июнь 2018 ел., сишәмбе

Казан федераль университетында (КФУ) укуның уртача бәясе -Татарстан Республикасы югары уку йортлары арасында иң югарысы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.

Брифинг югары уку йортларына укырга керү, кабул итү кагыйдәләре һәм укуның уртача  бәяләре  темасына багышланган иде.

Шулай итеп, КФУның бакалавриатында бер ел укуның уртача бәясе 157 мең 980 сум.

“Статистик мәгълүматларга буенча уку бәясе ел саен 10-15%ка арта”, - дип билгеләде Рафис Борһанов.

“20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды, - дип ассызыклады министр. Мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортлары актлары белән җентекләп танышырга кирәк, алар югары уку йортларының рәсми сайтларында урнаштырылган”.

Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән.

Вице-премьер сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.

Министр билгеләп үткәнчә, бюджет урыннарының күбесе белем бирү һәм педагогик фәннәр (1733), химик технологияләр (1440), электр- һәм җылылык энергетикасы (1389), информатика һәм хисаплау техникасы (1156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлешләргә бүленгән. Аның сүзләренчә, гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннарының кимүе күзәтелә.

Быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 – дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования