ТР Хөкүмәте йортында Казанда төзеләчәк беренче экорайон концепциясен эшләүгә бәйге башлануы турында игълан ителде

5 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда Казанда төзеләчәк беренче экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге башлана.Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган махсус пресс-конференция барышында хәбәр ителде.

Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Георгиевский катнашты.

Экорайонны  Киров районындагы элеккеге артиллерия складларының 759 гектарлы мәйданында булдыру планлаштырыла. Моңа склад мәйданнарының дүрттән бер өлеше тотылачак. Йортлар биш катлы һәм күп фатирлы булачак. Мәйданның өчтән бер өлешендә шәхси торак йортлар булачак. Әлегә бу план гына, шуңа күрә үзгәрешләр булуы да мөмкин, дип белдерде ТР Премьер-министры.

Бу - Казанда шәһәр яшәешеннән аерылып торган беренче эксперименталь экорайон булачак, - дип аңлатты Алексей Песошин. “Әлеге проект нәтиҗәсендә Республика ярдәм фонды тулыланачак һәм банкларның уңышсыз эшчәнлеге аркасында зыян күрүчеләр ярдәм алачак”, - диде ул.

“Россиядә уздырыла торган күпчелек бәйгеләр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә кагыла. Казанда төзеләчәк беренче экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге уздыру, ул уникаль очрак һәм Казан өчен мөһим булган участокны үзләштерү һәм үстерүдә стимул булачак”, - диде Алексей Песошин.

Айрат Нуретдинов хәбәр иткәнчә, экорайон территориясендә 20 – 25 мең кеше яши алачак, 600 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла.

“Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский сүзләренчә, жюриның беренче киңәшмәсе 22 августта узачак, анда бәйгенең финалистлары игълан ителәчәк. Бәйгенең җиңүчеләре 7 ноябрьдә билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования