Казанга Кытайның Хэйлунцзян провинциясе делегациясе килде

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Кытай Хэйлунцзян провинциясенең, губернатор Ван Вэньтао җитәкчелегендәге делегациясе Татарстанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Иртәгә, 2018 елның 12 июлендә, делегация әгъзалары Иннополис шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә булуны һәм Казан федераль университеты белән танышуны планлаштыра.

Кич белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2010 — 2018
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
Яндекс цитирования