Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдавия Президенты Игорь Додон белән очрашты

2 ноябрь 2018 ел., җомга

Татарстан Молдавия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели. Әмма үзара сәүдә күләме әлегә булган мөмкинлекләргә туры килми. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон белән очрашуда белдерде. 

Очрашу Татарстан делегациясенең Кишиневка эш сәфәре кысаларында узды.

Игорь Додон Молдавиягә эш сәфәренә килгән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Без Сезнең белән берничә мәртәбә очраштык һәм ике яклы мөнәсәбәтләр турында сөйләштек. Мин Татарстан Республикасы белән Гагаузия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга шатмын. Беләм, иртәгә Сез Комратта инвестицион форумда катнашачаксыз. Бу төбәккә барыр алдыннан безнең мондый киң форматта очрашуыбызга, ике яклы мөнәсәбәтләребез турында фикер алышуыбызга шатмын», - диде ул. 

Кичә Молдавия Президентының Россиягә рәсми сәфәре тәмамланган иде. Игорь Додон билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин белән икътисадый һәм гуманитар өлкәдә Россия-Молдова элемтәләре буенча җентекләп фикер алышынган.   

«Безнең илләр арасында стратегик партнёрлык хөкем сөрә. 160тан артык килешү имзаланган. Соңгы ике елда уңай динамика күзәтелә. Асылда Россия һәм Молдавия Президентлары дәрәҗәсендә сөйләшүләр нәтиҗәсендә. Әлеге визит кысаларында без икътисадый агентларыбыз, экспортерларыбыз, мигрантларыбыз өчен җитди конкрет нәтиҗәләргә ирештек», - дип белдерде Игорь Додон. Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләр дәрәҗәсендә дә мөнәсәбәтләрдә уңай динамика бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования