Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре гаять көчле

13 декабрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында булды, анда ул Г.Тукай исемендәге Әтән дәүләт театрына 100 ел тулуга һәм Тетар Елын ачуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Искәртик, 2019 ел РФ Президенты Владимир Путин указы белән Театр  Елы дип игълан ителде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Әтән театры илебезнең катлаулы чорында 1918 елда барлыкка килгән. "Күпме вакыйгага карамастан, театрны бөтен традицияләре белән бүгенге көнгә кадәр саклап булды. 2011 елда аңа дәүләт театры статусы бирелде", - диде ул. 

ТР Президенты ассызыклаганча, республиканың театр эшен үстерү өлкәсендә мөмкинлекләре гаять көчле. Белгечләр әзерләүче мәгариф учреждениеләре бар, театрларның материаль-техник базасы ныгытыла, театраль сәнгатькә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырылаю Барлыгы Татарстанда 15 дәүләт, 3 муниципаль театр эшли, шулай ук шәхси театраль проектлар да бар. "Административ бурычларны, шул исәптән театрларны төзекләндерү һәм техник яктан җиһазлауны үз өстебезгә алабыз. Ә менә эчтәлеге нинди булуы - сездән тора. Сез камиллеккә омтылырга, иң яхшылары булырга тиеш. Безнең шик юк, сез моңа ирешә аласыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Хакимият сәнгатькә акча тотылган акчаның халык генофондына акча тоту исәкнлеген аңлаган республикада яшәвебезне һәм иҗат итүебезне белү бик шатлыклы. Кембер авыл театрларына акча сарыф итү файдасын күрмәс. Юк! Бу бик дөрес һәм шәп. Биредә, әлеге театрда, үз эшләрен бик яраткан кешеләр эшли", - диде В.Качалов исемендәге рус дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Александр Славутский Почет Ордены белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования