Рәсми Татарстан сайтында Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышы онлайн күрсәтеләчәк

16 гыйнвар 2019 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк.

Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” генераль директоры Константин Цицин катнашачак.

Бу чара иртәгә, 17 гыйнвар көнне, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә үтәчәк. Башлана - 14.00 сәгатьтә. 

Онлайн трансляцияне Рәсми Татарстан  порталында урнаштырылган сылтама аша карап булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования