Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка бик күпләр мәшһүр җырчы Илһам Шакиров вафатына бәйле рәвештә некролог имзаладылар

17 гыйнвар 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 16 гыйнварында 84 нче яшендә татар музыка мәдәниятенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы вафат булды.

Илһам Шакировның вафатына бәйле рәвештә некрологка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка бик күпләр кул куйды.

«Илһам Шакиров – миллионлаган тыңлаучыларның ихтирамын һәм  соклануын казанган һәм бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлаган, искиткеч матур моңлы тембрга (баритон) ия булган мәшһүр җырчы. Илһам Шакиров исеме белән татар музыка мәдәниятендә бөтен бер дәвер бәйле. Аның иҗатын күпләгән буын кешеләре ярата һәм аның иҗаты татар вокаль башкару сәнгатенең үрнәге булып тора. Аның турындагы истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр», - диелә некрологта.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Сарман районының (хәзерге Тукай районының) Яңа Бүләк авылында туган. 1954 елда, Теләче Тамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, И.Г. Шакиров Казан музыка училищесына укырга керә һәм бер елдан соң ук Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетына Е.А. Амбросимова һәм З.Г. Байрашева сыйныфына кабул ителә.

Илһам Шакировның бөтен иҗат тормышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә бәйле, ул монда 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң эстрада солисты булып килә.

Тавышының матурлыгы һәм көче чагыштыргысыз булган, тумыштан килгән  мелизматикасы бай, искиткеч тырыш, татар халык иҗатын тирәнтен белгән Илһам Шакировка борынгы татар җырларының бөтен җан җылысын һәм  гасырлар буена җыелган акыл-зирәклеген җиткерергә ярдәм итте. Үзенең  талантлы һәм кабатлагмас башкаруы белән ул «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Уел», «Туган тел» һәм башка татар халык җыр сәнгате җәүһәрләренә яңа сулыш өрде.

Илһам Шакировның репертуарында 500дән артык әсәр бар. Бу - бөтен татар халык җырлары диярлек, үзләренең әсәрләрен аңа дип багышланган татар композиторлары иҗат җимешләре. М. Мозаффаровның, Җ. Фәйзинең, А. Ключаревның, Н. Җиһановның, З. Хәбибуллинның, Р. Яхинның Илһам Шакиров башкаруында беренче мәртәбә яңгыраган әсәрләре кабатланмас яңгырашка ирештеләр. Илһам Шакиров шулай ук рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыклар җырларын да башкарды.

Илһам Шакировның күп кенә әсәрләре – үзе иҗат иткән, халык байлыгына әверелгән җырлар: «Идел буе каеннары» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Очрашу җыры» (Г. Зәйнашева сүзләре), «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре), «Һаман истә» (Л. Айтуганов сүзләре), «Гөлмәрьям» (Г. Афзал сүзләре), «Сибелә чәчем» (халык сүзләре), «Син сазыңны уйнадың» (Н. Исәнбәт сүзләре), «Мәңгелеккә китеп барам» (Г. Игебаева сүзләре) һәм башкалар.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров татар халкының музыка сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә, милли концерт эстрадасын үстерүгә бәһасез зур өлеш кертте. Ул актив концерт эшчәнлеге алып барды, Россия, чит илләр буйлап гастрольләргә йөрде. Аның исемен бөтен дөнья татарлары белә.  

Илһам Шакировның мәшһүр осталыгы һәм намуслы хезмәте югары бүләкләр казанды, шулар арасында: Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Каракалпакстан Республикасы халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе мактаулы исемнәре, Почет  ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, П.И. Чайковский ис. фондның «Алтын Аполлон» мактаулы тамгасы.

Илһам Шакиров җаны-тәне белән Туган илен яратты, бөтен халыкның яраткан җырчысы, милли горурлыгы һәм байлыгы  булды. Үзенең таланты, иҗади үзенчәлеге һәм вакыт хәтерләребездән җуймаслык күренекле җырлары белән ул миллионлаган кешеләрнең эчкерсез мәхәббәтен казанды.  

Мәшһүр җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак. И.Г. Шакиров белән хушлашырга теләүчеләр өчен театр бинасы 9.00 сәгатьтән ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования