Рөстәм Миңнехановка ALGA маркасы исемендәге спорт киемен җитештерү проектын тәкъдим иттеләр

9 февраль 2019 ел., шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ALGA маркасы исемендәге спорт киемен җитештерү проектын тәкъдим иттеләр.

Пректны оештыручыларның берсе Тимерхан Зыятдинов 2014 елда спорт кимен җитештерүне башлап җибәрү турында хәбәр итте. Бүгенге көндә заказ буенча җитештерелүче ALGA киемен 300 спорт командасында, 250 дән артык коммерция оешмасында бар, 50 меңнән артык продукцияәзерләнгән. 

Тимерхан Зыятдинов сүзләренчә, ул 2017 елда "Эшкуарлык фабрикасы" проектында белем эстәгән, бу производствоны алга этәрүдә яхшы ярдәм иткән. 

Компания ир-ат, хатын-кыз һәм балалар өчен кием тегә. Дизайнда Татарстан геральдик символлары кулланыла. 

 ALGA маркасы җитештерелгән кием сыйфатына, материалларга аеруча игътибар итә. Төркия, Көньяк Корея, Италия заводлары җитештергән югары сыйфатлы чимал кулланыла. 

Төп идея - Татарстан тарихы һәм мәдәнияты традицияләрен заманча кием аша популярлаштыру. ALGA киеме «Made in Tatarstan» лейблын да алга этәрә, бу продукциянең югары сыйфатлы булуын гарантияли. 

Мәскәү һәм башка регионнарда вәкиллекне ачуга ихтыяҗ бар. Якын арада Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Төркиядә сатуларны оештыру планлаштырыла. 

Татарстан Президенты яшь эшкуарлар эшен югары бәяләде, шул исәптән ALGA сүзен куллануны да мактады. Ул компаниягә уңышлар теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования