«КАМАЗ-Мастер» командасы Владимир Путинны "Ефәк юл" ралли-рейды старты һәм финишында катнашырга чакырды

12 февраль 2019 ел., сишәмбе

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанда "КАМАЗ-Мастер" командасы вәкилләре белән очрашты. 

Искәртик, Владимир Путин бүген Казанга халык тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздыру өчен килде. 

Башта Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар "Мәскәү" мәдәни үзәгендә булдылар, анда "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе турында җәмәгәгатьчелек вәкилләре белән фикер алышу булды. 

Аннары Владимир Путин "КАМАЗ-Мастер" командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр.

"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин очрашудан соң журналистларга очрашу барышы турында сөйләде. 

"Без Владимир Владимирович белән очрашуга бик шат, - диде ул. - Ул команда белән кызыксына. Без кыскача президентка быелгы "Дакар" трында сөйләдек һәм команда тарихы белән таныштырдык. Быел "КАМАЗ" 50 яшен уздырырга әзерләнә, ә 2018 ел декаберендә безнең команда 30 еллыгын уздырды.  Һәм кызык фактлар - шул 30 елда ярышлар режимында безнең команда 42 илдә булды, 480 мең км юл узды, автомобильләрнең 17 буыны ясалды... Без шулай ук быелга планнарыбыз белән уртаклаштык. Быел киләсе эре вакыйга "Ефәк юл" ралли-рейды, без аны унынчы ел "Россия-Монголия-Кытай" маршруты буенча уздырабыз. Әлбәттә, без Владимир Владимировичны ярышлар старты һәм финишына чакырдык - кая графигы буенча бара алачак. Ул шатланып чакыруны кабул итте". 

"КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе шулай ук искәрткәнчә, Владимир Путиның икенче Ефәк юл "Санкт-Петербург-Сочи"да булганы бар. 

Шулай ук Владимир Чагин Россия Президентын команданың яшь вәкилләре белән таныштырды, бу - "КАМАЗ-Мастер юниор" командасы киләчәге. 

"Безгә яшьләр, балаларның автоспортка ихтыяҗын кәнәгатьләндерергә кирәк, - диде Владимир Чагин. - Бу спорт та, техника белән кызыксыну да. Болар бөтенсе соңгы елларда бик тиз үсә. Без бу юнәлешне дүртенче ел алып барабыз һәм алга таба да үстерергә планлаштырабыз". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования