Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдинов белән очрашуда: Сезнең исемегез "Ак Барс" хоккей клубы тарихында мәңгегә уелып калачак

11 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук "Ак Барс" ХК президенты Наил Маһанов катнашты. 

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" ХК баш тренеры вазифасында эшен тәмамлау турында карар кылуын раслады. 

Зиннәтулла Билалетдинов 2004 елдан бирле команда башында булды, бары 2011-2014 елларда гына китеп торды. Билалетдинов җитәкчелегендә клуб өч кат Гагарин Кубогын яулады, дүрт кат Россия чемпионнары булды, Европа чемпионатлары Кубогы, Континент Кубогын яулады. 

"Ак Барс" ХК президенты Наил Маһанов билгеләгәнчә, клубта Зиннәтулла Билалетдинов китүен үкенеч белән каршы алдылар. 

Рөстәм Миңнеханов та тренерның шундый карар кабул итүенә бик нык үкенүен белдерде, әмма бу адымга хөрмәт белән каравын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасының казанышлары һәм илдә иң көчле команда булып формалашуына гаять зур өлеш керткәнен искәртте, шушы елларда яуланган спорт трофейлары һәм титуллары, хоккейчылар әзерләү системасын грамоталы оештырганы өчен Зиннәтулла Билалетдиновка рәхмәт белдерде. Сезнең исемегез "Ак Барс" хоккей клубы тарихында мәңгегә уелып калачак, диде ТР Президенты.  

Шулай ук Зиннәтулла Билалетдиновның клуб системасында Ю.И.Моисеев исемендәге «Ак Барс» Хоккей академиясенең мактаулы президенты сыйфатында калачагы билгеле булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования