Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның һәм Әстерхан өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалы бар

14 апрель 2019 ел., якшәмбе

Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында узды.    

Очрашуда Сергей Морозов Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, 2018 елның ноябрендә Әстерхан өлкәсе делегациясенең Казанга эш сәфәре кысаларында төбәкләр арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. «Әлеге  документның нәтиҗәләре бар инде. Әстерхан делегациясе һәм эш төркемнәре берничә мәртәбә Татарстанда булды, икътисад, сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ТКХ өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне яңарттылар. Килешүләрнең берсе 2 апрельдән гамәлгә ашырыла – Казан белән Әстерхан арасында турыдан-туры һава юллары эшли башлады», - диде Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Сергей Морозовның Казанга былтыргы визиты төбәкара багланышларны үстерүгә яңа импульс бирде. «Элек тә элемтәләребез яхшы иде, без уңышлы эшли идек. Әмма һәрвакыт турыдан-туры һава юллары җитми иде. Бу мәсьәлә хәл ителде. Бу  рейслар халык өчен кирәкле. Турыдан-туры һава юллары булу туризмны үстерүгә, төбәкләр арасында эшлекле багланышларны ныгытырга ярдәм итә», - дип белдерде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәкләрнең товар әйләнеше күләмнәрен үстерү өчен мөмкинлекләре бар. Бүгенгә бу күрсәткеч 500 млн. сумнан артыграк. Моннан тыш, мәдәниятләр алмашу, спорт, квалификацияле эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә эшне активлаштырырга кирәк. 

«Цифрлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу барлык өлкәләргә дә кагыла: дәүләт идарәсе органнарына, сәнәгатькә, торак-коммуналь комплекска, мәгарифкә, мәдәнияткә», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сатып алулар өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Заказ.РФ» федераль сәүдә мәйданчыгы уңышлы эшли. «Электрон торглар системасы – безнең эшебездә бик мөһим элемент», - диде ул. 

Очрашуда шулай ук балыкчылык өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары, Әстерхан өлкәсе территориясендә «КАМАЗ» автомобильләрен ремонтлау буенча үзәк оештыру һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов Татарстан Республикасы белән Әстерхан өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә карата Чаралар планына кул куйдылар. 

«Чаралар планы хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләре буенча да конкрет бурычларны билгели. Без бизнес-багланышларны үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.    

«Татарстанда иң кыю һәм креатив фикерләр гамәлгә ашырыла. Без хәзер 90 пункттан торган документ имзаладык. Чаралар планында барлык киләчәк гамәлләребез җентекләп күрсәтелгән. Бу юнәлештә эшләячәкбез», - диде Сергей Морозов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования