Рөстәм Миңнеханов һәм Артур Парфенчиков Татарстан белән Карелия арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

14 май 2019 ел., сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков Татарстан белән Карелия арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Искәртәбез, Карелия Республикасы делегациясе 2019 елның 13-14 маенда Татарстанда эш сәфәрендә.  

Казанда вакытта Карелия Республикасы вәкилләре Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта, «Эйдос-медицина» һәм «Эйдос-робототехника» үзәкләрендә, «Химград» технополисында, 7 нче шәһәр клиник сырхауханәсендә, Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар.  

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел февральдә Сочидагы инвестицион форумда Татарстан белән Карелия арасында 2021 елга кадәр төбәкара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланган иде. «Бу «юл картасын» конкрет проектлар белән тулыландырачакбыз, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Соңгы елларда без төбәкара багланышларны ныгыта алдык».

«Килешенгән сөйләшүләр төбәкара товар әйләнешен өч мәртәбәгә арттырырга ярдәм итте, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үзара сәүдә күләме 1,5 млрд сум чамасы».

Бүген Татарстан Карелиягә йөк һәм җиңел автомобильләр; автобуслар; дизель ягулыгы һәм мазут; ашамлык продуктлары; медицина җайланмалары; дарулар; шиннар һәм башка продукция җибәрә.

Карелиядән төзелеш материаллары һәм кәгазь керә.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген шулай ук инновацияләрне эшләү һәм гамәлгә кертү системасын формалаштыру; инвесторлар белән эшләү һәм инвестицион инфраструктура булдыру; кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча да тәҗрибә уртаклашырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Карелиянең уникаль табигать ресурслары  туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеге бирә.

Азакта Рөстәм Миңнеханов һәм Артур Парфенчиков федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования