Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төркиянең Бурса провинциясе белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирә

15 май 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Бурса провинциясе Губернаторы Якуп Җанболат белән очрашты.    

Очрашу Бурсаның Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Абделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,  РФнең Төркиядәге сәүдә вәкиле Айдар Һашигуллин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Бурсаның Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге катнашты.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркиянең провинцияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирә, шул исәптән Бурса белән дә. Бүген төбәкләр уңышлы рәвештә делегацияләр һәм бизнес-миссияләр алмашалар, сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек бара.  

Төркия – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе, диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, республика территориясендә 10 эре Төркия заводы уңышлы эшләп килә. «Төркия  партнёрларыбыз арасында Бурса провинциясе компаниясе дә бар. Сезгә уртак проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов, Бурса Губернаторына мөрәҗәгать итеп. 

Татарстан Президенты машина төзелеше, мебель һәм текстиль сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы перспективалар булуны билгеләп үтте. «Без Татарстанда Бурса компанияләре бизнесын киңәйтүне хуплыйбыз һәм аларга төрле яклы ярдәм күрсәтергә әзербез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул гуманитар өлкәдә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте.   

Үз чиратында Якуп Җанболат, Татарстан делегациясенең Бурсага визиты ике төбәк арасында файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа адым булачак, дип ышаныч белдерде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования