Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты

24 май 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.   

Очрашуда мәгариф системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук тармакның актуаль темалары да кузгатылды.

Искәртәбез, Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасында катнашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования