Форд Соллерс-Алабуга Россиядә Ford Transit линиясен үстерү өчен махсус инвестицион контракт имзалды

7 июнь 2019 ел., җомга

"Форд Соллерс Алабуга" ҖЧҖ Россиядә Ford Transit линиясен үстерү өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контракт имзалды.

Чара Петербург икътисадый форумы кысаларында узды. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг, "Соллерс" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов катнашты. 

Имзалау Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында узды. 

"Махсус инвестицион контрактны имзалау - Россиядә безнең уртак яңартылган предприятиебезне эшләтеп җибәрүгә әзерләүдә әһәмиятле адым", - диде Стивен Армстронг. 

 "Соллерс" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов сүзләренчә, Ford Transit - Россиядә җиңел коммерция автомобильләренең флагманы. Ул билгеләгәнчә, махсус инвестицион контракт әлеге продуктның базарда өлешен арттыруда өстәмә мөмкинлекләр тәэмин итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования