Татарстан Президенты "Иннопром-2019"да Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты

8 июль 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек, Татарстан компанияләрен УГМК продукциясе белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования