Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз Холдинг» җитәкчелеге белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

8 июль 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” компанияләр төркеме генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды. 

ТР Президенты "Джошкуноз" продукциясенә базарда ихтыяҗ булуын ассызыклады. Төркия компаниясе клиентларының берсе - "КАМАЗ". Чаллы автогиганты "Джошкуноз" компаниясенең компонентларын кабиналар каркаслары заводында куллана. 

Эрдем Аджай сүзләренчә, Aurus автомобиле җитештерүдә “Джошкуноз” тәэмин итүче компанияләрнең берсе булачак. Әлеге производство “Алабуга” махсус икътисадый зонасындагы Ford Sollers оешмасында булачак. Моннан тыш “Джошкуноз” “АВТОВАЗ” белән дә сөйләшүләр алып бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования