Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында катнашачак

11 июль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы була.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында утырышның көн тәртибе проекты белән танышырга мөмкин.  

Көн тәртибенә барлыгы 29 мәсьәлә кертелгән. Мәсьәләләрнең берсе –   бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше йомгаклары турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүматы.  

Моннан тыш, депутатлар сигез республика законы проекты турында фикер алышачаклар, шул исәптән икесе икенче укылышка әзерләнгән һәм алтысы – беренче укылышка, шулай ук өч Татарстан Республикасы Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы да бар.

Көн тәртибендә – федераль законнар проектлары һәм Россия Федерациясе субъектлары инициативалары.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования