Рөстәм Миңнеханов беренче Каспий икътисадый форумында катнашучыларга Татарстан предприятиеләрен шәхсән тәкъдир итте

12 август 2019 ел., дүшәмбе

«Turkmen sahrasy- 2019» халыкара күргәзмәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләре стендын һәм экспозициясен беренче Каспий икътисадый форумының мәртәбәле кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән тәкъдир итте. «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Республикасы стенды янында ул Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммедов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр  Мамин, Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Нәүрүз Мәмәдов, Иранның беренче вице-президенты Исхак Җаһангири һәм башкалар өчен кыскача экскурсия уздырды, аларга медицина модификацияле «Ансат» вертолетын, авыл хуҗалыгы өчен җиңел моторлы МВ-500 очкычын үзе күрсәтте. 

Күргәзмә башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Курбангулы Бердымөхәмедов белән әңгәмәсендә Форумда катнашырга чакырганнары һәм Каспий диңгезе ярындагы «Аваза» уникаль туризм зонасы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Яклар икътисад һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов яңа диңгез порты эшчәнлеге белән танышты, порт 2018 елда ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования